Татарстанда авыл хуҗалыгына инвестиция кертүнең геймификация сервисын эшләделәр

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Эш шунда ки, хәзер  күп кешеләр  кулай  бәяләрдән  сыйфатлы  фермер продукциясен табу  һәм сатып  алу  буенча  кыенлыклар  кичерә.   Ә аны  җитештерә   торган  фермерлар үз продукциясен  өлешләп  сату  челтәрләренә  чыгара  алмыйлар,  чөнки  барлык  андый  урыннарны  эре  агрохолдинглар  яулап  алган,  шуңа күрә  алар  үз уңышларын  күпләп  сатып  алучыларга  бирергә  мәҗбүр булалар, ә нәтиҗәдә, андый  продукциягә  бәяләр 200-300%ка арта», - дип  сөйләде  проектны  гамәлгә куючы    Нәүрүзә Тулкунова.

Шуңа күрә  фермерларны  турыдан-туры  кулланучылар  белән  бәйләнешкә  кертә  торган    геймификация  платформасы (уен механизмын  чынбарлыктагы  вакыйгаларга  карата  куллану процессы) эшләнгән.  Аның  идеясы моннан  гыйбарәт:  кешеләр  уен  рәвешендә  продуктлар  үстерәләр,   аларны  һәркөнне карыйлар.    Ә  чынбарлыкта  исә  шул  ук  продуктлар,  шул  ук  хайваннар   бер  үк  вакытта  чын  фермада  үстерелә.   Продуктлар өлгергәч, уенчылар  аларны  үзләренең  өстәлләренә  чыгаралар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International