Лениногорск балалары әкияткә кунакка барды

2019 елның 28 декабре, шимбә

2019 елның 27 декабрендә Зәй, Лениногорск, Сарман һәм Ютазы муниципаль районнарыннан 27 гаиләдән 50 бала һәм 32 ата-ана «Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, аларны алып бару һәм аларга ярдәм итү үзәге»дәүләт бюджет учреждениесенә кунакка килде. Үзәк белгечләре гаиләләр алдында «Яңа ел чыршысы янында могҗизалар»дигән театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр һәм чыгыш ясаганнар. Соңыннан балалар татлы бүләкләр алдылар һәм өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International