Мәдәният Сараенда традицион чара - ел нәтиҗәләрен ясау булды. Анда Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, ветераннар катнашты. Чарада мактаулы кунак - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин да бар иде.
Кунаклар алдында чыгыш ясап, Рәгать Хөсәенов узып баручы елның республика өчен дә, безнең район өчен дә нәтиҗәле булуын, күп кенә якты вакыйгалар алып килүен билгеләп үтте.
«Районның барлык казанышлары - барлык хакимият органнарының, структураларның, предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең бергәләп эшләү нәтиҗәсе, компетентлы идарәче кадрлар, гади белгечләр хезмәте ул! Бу залдагы барлык җитәкчеләргә һәм сезнең коллективларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде район башлыгы.
2019 елда аеруча зур уңышларга ирешүчеләр «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бәйрәм кунакларын РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин котлады. Ул Лениногорск халкына сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет теләде.
Бу кичтә могҗизалар да булды. Кыш Бабайга Яңа ел алдыннан хатлар язган балаларны да онытмадылар. Шәһәр һәм район советлары депутатлары, предприятие, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре “Стань Дедушкой Морозом ” хәйрия акциясендә катнашып, баларга бүләкләр өләште. Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.