Бүген Лениногорскига эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин килде.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә депутат суны чистарту җайланмасы белән җиһазландырылган 20 нче балалар бакчасында булды. Шулай ук делегация «Идея-Көньяк-Көнчыгыш» ИТП мәйданчыкларын карады.
Лениногорск политехника көллиятендә «WorldSkills халыкара стандартларына туры килә торган остаханәләрне үзләштерү» федераль гранты хисабына җиһазландырылган остаханәләрне карадылар. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында көллият коллективы тарафыннан гаять зур оештыру, методика һәм гамәли эш башкарылган: Ворлдскиллс стандартларына туры килә торган заманча инновацион җиһазлар сатып алынган һәм гамәлгә кертелгән, биналарны модернизацияләү белән уку-көнкүреш корпусында капиталь ремонт ясалган. Әлеге проект, “Интернет” челтәре аша Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә проектны гамәлгә ашыру барышында сатып алынган яңа җиһазларны файдалану буенча стажировкалар, һөнәри осталык конкурслары үткәрергә мөмкинлек бирә.
Депутат шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте һәм “Ел йомгакларын ясау” тантаналы чарасында катнашты.