Лениногорскида район башлыгы Чыршысы узды

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Мәдәният сараенда Лениногорск муниципаль районы башлыгының Яңа ел чыршысы узды.

Әлмәт драма театрының “Башка уен” әкият тамашасын шәһәр һәм районның 700 дән артык укучысы карады.

Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков котлады, яшь тамашачыларга уңышлар теләде һәм уку алдынгыдарына  стипендияләр тапшырды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлап,  гаилә иминлеген теләде.

Тамашаның ахырында балалар район башлыгыннан Яңа ел күчтәнәчләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International