Лениногорскида иң яхшы коткаручыларны бүләкләделәр

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Коткаручы көне уңаеннан тантаналы чара Лениногорск шәһәренең 7 нче зональ эзләү-коткару отрядында узды.

Чараның мәртәбәле кунаклар- Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин  катнашты. Алар отрядның шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, уңышлар теләделәр.

Хезмәт бурычларын намус белән үтәгән, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау эшенә зур өлеш кертүчеләргә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Мактаулы Грамоталар һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International