22 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр «Ровесник» клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече Галина Иванова һәм «Яшьтәш» яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре Ева Кураева һәм Юлия Абражеева яшүсмерләр клубларының республика слетында катнаштылар, анда белем бирү программасы, мини-грантлар конкурслары, шулай ук катнашучылар өчен мәдәни программа оештырылды. Слет кысаларында өч көн дәвамында психоактив матдәләр куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында мәдәниятара диалогны ныгыту мәсьәләләре каралды.
Слетның йомгаклау өлешендә «Ровесник» яшүсмерләр клубы делегациясе катнашучылар сертификатларын алды һәм «Сәламәтлек сессиясе» республика проекты җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде.