Лениногорскида «Пиротехник" операциясе башланды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районы территориясендә 26 декабрьдән "Пиротехника» операциясе старт алды.  Аның максаты-пиротехник эшләнмәләрне законсыз җитештерү, саклау һәм сату белән шөгыльләнүче затларны ачыклау. Шулай ук яраклылык срогы чыккан сыйфатсыз, контрафакт, контрабанда продукциясен сату фактларына чик кую буенча да чаралар күрү.  Чөнки янгын куркынычы янаган әйберләрне сертификатсыз куллану зур фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге искәртеп узганча, пиротехника әйберләрен сатучы затның шәхси эшмәкәр яки юридик зат буларак теркәлмәве ачыкланган очракта, гаепле зат РФ КоАП 14.1 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартыла, бу биш йөз сумнан ике мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International