Үзәк китапханәдә Яңа ел бәйрәме алдыннан чара үтте

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә ел саен балалар өчен яңа ел чаралары уза. Быел балалар өчен «Настеньканың Яңа ел маҗаралары»дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Бәйрәмдә беренчеләрдән булып,14 нче коррекция мәктәбе һәм Лениногорск балалар йорты балалары булды. «Унике ай» әкияте геройлары: Настенка, Марфуша, үги ана, принцесса, профессор, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бик сөендерде. Геройлар белән бергә алар «кар бөртекләре җый», «атлар», «Кар табышмаклары», «карны чыгармыйбыз», «туңдырма» уеннарында уйнадылар, җырлар башкардылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International