Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар! Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 24.12.2019 ел, №636 карарын үтәү йөзеннән, сезгә Лениногорск шәһәрендә гомуми файдаланудагы юлларында яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында транспорт хәрәкәте чикләнүе турында хәбәр итәбез.
2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 20 гыйнварына кадәр әлеге үзәк мәйданда (Тукай урамы буенча Ленинград урамыннан Мәдәният сараена кадәр) хәрәкәт чикләнә.
Юлыгызны планлаштырганда дөрес маршрут сайларга киңәш итәбез.