Лениногорскиның «Бөркет» хәрби-патриотик клубы 1 урын алды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Баулыда хәрби-патриотик җырлар фестивале узды, фестивальдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәгариф учреждениеләренең 20дән артык иҗат коллективы катнашты.

Лениногорск районы данын Рамил Тәмендәр улы Даутов җитәкчелегендә 16 кешедән торган «Бөркет» хәрби-патриотик клубы яклады.

Укучылар җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

Әлеге репертуар рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, Ватанга мәхәббәт, аның тарихи үткәненә карата хөрмәт һәм горурлык хисен формалаштыруга юнәлтелгән иде. Укучылар үткән белән хәзерге заман арасындагы яшерен күпер үткәрергә теләгән иде.

Күп кенә чыгышлар хәрби хроника белән үрелеп барды, ул зур экранда күрсәтелде. Кайбер хәрби әсәрләр шултиклем ачык эмоциональ төсмер алды ки, кайбер тамашачыларның күзләре яшьләнде.

«Хәрби-патриотик җырлар» фестиваленең «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә җиңүче грамотасы белән «Бөркет» хәрби-патриотик клубы бүләкләнде, алар 1 нче урынны яулады. Шулай ук Артем Әхмәтҗановны һәм Даша Ефремованы да катнашучы грамотасы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International