Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ТР Дәүләт Киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Кичә Казанда "Ел җитәкчесе - 2019"  республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Әлеге чарага Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов чакырылган иде.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының унынчы томын һәм фондның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Хәйриячеләр китабының унынчы томы һәм «Яңарыш» фондының Рәхмәт хаты Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International