2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Яңа ел бәйрәм чаралары, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатыннан, «Форпост» үзәге активистлары шәһәр халкына пиротехник эшләнмәләрнең төрләре, аларның гамәлләре, пиротехник эшләнмәләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм чаралары турында белешмәләр тапшырдылар.