Лениногорскилылар өчен 25 декабрьгә һава торышы фаразы

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 декабрьдә: аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән юеш кар, яңгыр һәм юеш кар, бозлавык. Көндез явым-төшемсез.

Җил көньяктан секундына 4-9 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9, аязланганда -14, көндез максималь һава температурасы -6..-9.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International