21 декабрь көнне «Теннис Холл» кортларында «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе!» гаилә ярышлары үтте.
Спорт бәйрәмен уздыру өчен үз көчләрен Ттерриториаль җәмәгатьчелек үзидарәләре һәм «Теннис Холл» берләштерде. Бәйрәмгә катнашучыларга көч биреп торырга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде.
Эстафетада күп төрле ярышлардан Аютовлар, Егоровлар, Габидуллиннар, Гыйниятуллиннар, Ермолаевлар, Исмәгыйлевлар, Мирновлар, Мошориповлар, Филимоновлар гаиләсе катнашты .
Ярышлар дустанә һәм күңелле атмосферада узды, барлык гаиләләр дә спортта үз осталыкларын һәм командада уйный белүләрен күрсәттеләр.
Командаларда катнашучыларның барысы да җитезлекләрен, көчләрен, тизлекләрен күрсәттеләр. Ә иң мөһиме-күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар!
Спорт бәйрәме бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, эстафетада катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.