Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә узган атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Айбулат Юнысовның район территориясендәге оператив хәлләр, бер атна эчендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр турындагы доклады белән башланып китте.

Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында сөйләделәр.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләр игътибарын яңа ел чараларына әзерлек мәсьәләләренә юнәлтте, бәйрәмнәр вакытында янгынга каршы профилактиканы һәм мәгълүмати эшне көчәйтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International