24нче номерлы балалар бакчасында кызыклы чара үтте

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

 24нче балалар бакчасында "Җәяүлеләргә багышлау"бәйрәме узды.

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, ребуслар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр, җырладылар. Әлеге чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Лениногорск районындагы профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова катнашты. Ул юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһимлеге турында сүз алып барды, барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Бәйрәм ахырында «Җәяүлеләргә багышлау»дигән тантаналы мизгел килеп җитте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тантаналы рәвештә «Җәяүлеләргә багышлау»дигән ант бирделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар алган белемнәр аларның шәһәр урамнары буйлап алга таба хәрәкәт итүнең нигезе булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International