Куакбаш авылында яшәүче янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм кирәк

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Шәһәрнең битараф булмаган кешеләрен Куакбаш авылында яшәүче, янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм күрсәтүләрен сорыйбыз. Барлык мөлкәт һәм шәхси әйберләр янды. Хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар киемнәре, урын-җир әйберләре, мебель һәм көнкүреш техникасы  кирәк.

Хатын - кызлар кием үлчәме 48-50, аяк киеме үлчәме 39-40; ир - атлар аяк киеме үлчәме 42-43 см, кием күләме 48-50; кече малайга әйберләр -  аяк киеме күләме-22-23 см, өлкән малайга-аяк киеме күләме 32-33 см.

Әйберләр Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан «Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә җыела.  т. 5-48-74

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International