Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңүчеләр арасында

2019 елның 20 декабре, җомга

19 декабрьдә Әлмәт картиналар галереясендә яшь рәссамнар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. "Алар теләсә кайсы заманда җиңүле строй белән барырга тиеш" исеме белән узган конкурс Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Бүләкләү чарасында Татарстан Республикасы нефть төбәгенең- Әлмәт, Аксубай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Нурлат һәм Сарман районнарыннан  380 яшь рәссамы катнашты. 

Бүләкләү тантанасында Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары да бар иде. Жюри карары нәтиҗәләре буенча:

2 нче дәрәҗә дипломнар: Ева Спиридонова, Мария Уланова, Альмира Гыймадиева.

3 нче дәрәҗә дипломнар: Аделя Абдуллина, Алёна Савелькина, Камилла Давлетшина.

Дипломантлар: Дарья Лобанова, Булат Фәттахов, Иллария Хәсәнова, Алия Газизова.

«Особое мнение  жюри» дипломнары белән Алёна Симонова , Карина Григанова, Ольга  Иванова бүләкләнделәр.

Укучыларны һәм аларның укытучылары: Т.Г. Постнова.,Э.С.Толстова., Л.А. Анисимова ,Т.Н. Әһлиуллина, Н.Н. Гыйззәтулованы лаеклы җиңүләре  белән котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International