«Яшьтәш» яшүсмерләр клублары берләшмәсе яшьләр арасында коррупциягә каршы өлкәдә грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән берничә чара үткәрде.
Яшьләр белән эшләү белгечләре белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән профилактик брошюра әзерләде.
Шулай ук «Яшьтәш» муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре коррупциягә каршы тематикага иҗат эшләре буенча «Без коррупциягә каршы» республика конкурсында, «Иң яхшы график эш»номинациясендә катнаштылар.
9 декабрьдә «Островок» яшүсмерләр клубы тарафыннан коррупциягә каршы фикер һәм коррупциягә карата түземсезлек формалаштыруга, шулай ук яшьләрне коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Коррупциягә ЮК» дигән акция уздырылды.
"Хәтер» яшүсмерләр клубы тарафыннан «Стоп коррупция» дигән профилактик әңгәмә үткәрелде, аның барышында балаларга мәгълүмати брошюралар таратылды һәм коррупция гамәлләре өчен җәза чаралары аңлатылды.