11 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсендә Юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларының «Ышаныч һәм куркынычсызлык» XVII Республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
«Ышаныч һәм куркынычсызлык» конкурсы Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге»дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелә.
Конкурс беренче тапкыр 1997 елда "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча социаль реклама» номинациясендә узды. Быел конкурска җиде номинациядә 285 материал тәкъдим ителгән иде: 75 телевизион сюжет, 43 радиосюжет, матбугат һәм Интернет челтәрендәге 163 публикация, 4 тышкы реклама баннерлары эскизы.
Конкурс материалларын компетентлы жюри бәяләде,аның составына Татарстанның алдынгы телерадиокомпанияләре, матбугат басмалары һәм мәгълүмат агентлыклары вәкилләре кергән.
Конкурс призерлары һәм лауреатлары дипломнар һәм премияләр белән бүләкләнде.
ВИДЕОМАТЕРИАЛЛАР БУЕНЧА
"Имин юллар-балаларга!»:кызыксындыру бүләгенә Красильникова Надежда Сергеевна лаек булды, «Эфир Лениногорск» ТК, Лениногорск шәһәре.