Лениногорскида Мактаулы гражданин Рафаил Мөлековка мемориаль такта ачылды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Лениногорск шәһәренең Шашин проспекты 2 нче йорт адресы буенча Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе, Лениногорск приборлар заводы директоры Рафаил Нурислам улы Мөлековка мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Мемориаль такта ачу тантанасында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре, тормыш иптәше Талия Муса кызы Мөлекова һәм туганнары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

«Безнең районның төп байлыгы - аның кешеләре. Районыбызның шундый мактаулы кешеләренең берсе-Мөлеков Рафаил Нурислам улы.

2019 елның 10 маенда аңа 90 яшь тулган булыр иде. Ул-шәһәребезнең промышленность потенциалына нигез салучыларның берсе, республикабызның танылган җитәкчесе һәм партия хезмәткәре иде. 20 елдан артык ул Прибор заводы директоры булып эшләде һәм үзен һәрьяктан таләпчән һәм оста җитәкче итеп күрсәтте. Аның катнашында күп кенә җитештерү корпуслары, торак йортлар, балалар бакчалары төзелде, пионер лагере һәм ял базасы булдырылды, - дип билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзәм улы.

Әлеге йорт фасадына мемориаль такта кую очраклы түгел иде. Лениногорск районы ветераннар советы Рафаил Нурислам улы яшәгән йортка мемориаль такта кую инициативасы белән мөрәҗәгать иткән, районның Иҗтимагый советы һәм район Советы әлеге тәкъдимне хуплаган.

Рафаил Мөлековны искә алырга җыелучылар мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International