Яңа елга куркынычсыз әзерлек

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Яңа ел якынлашуы көннән-көн ныграк сизелә. Бизәнү әйберләре,  бүләкләр һәм башка күңелле бәйрәм алды мәшәкатьләре. Әмма яңа ел алды ыгы-зыгысында янгын куркынычсызлыгы турында да онытмаска кирәк.

Бәйрәм көннәрендә янгыннар һәм бәхетсезлек очраклары арта. Озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре дә искәрмә түгел. Статистикага караганда, бу көннәрдә янгыннар саны 1,5-2 тапкыр арта.

Хәвеф-хәтәр төркемендә-исерек хәлдә булган кешеләр. Исерек кеше янгын сәбәпчесе була ала. Моннан тыш, мондый хәлдә кешеләр һәрвакытта да хәлне адекват бәяли алмый, димәк, бәла булган очракта, мөстәкыйль рәвештә дөрес юл кулланмаска да мөмкин. Иң куркынычы-исерек өлкәннәр гаебе белән балалар һәлак була. Бәйрәм көннәрендә үз-үзегезне контрольдә тотыгыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз!

Традицион шампан шәрабы белән беррәттән, гражданнар бәйрәм атмосферасы тудыру өчен петарда, фейерверк һәм салютлар кулланалар. Пиротехниканы урамда гына кулланырга мөмкин, шул ук вакытта куллану буенча инструкцияне өйрәнергә һәм аны төгәл үтәргә кирәк. 

Янгыннарның тагын бер сәбәбе-электр үткәргечләрнең кыска ялганышы. Электр челтәре тәүлек буе эшләүче телевизорлар, магнитофоннар һәм башка көнкүреш приборларыннан өзелми. 

Бәйрәмнәрне әзерләгәндә һәм вакытында берничә кагыйдә сакларга кирәк:

- спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгып китмәгез;

- өйдә тәмәке тартмагыз;

- чыршыны бизәү өчен бары төзек гирляндалар гына файдаланыгыз;

- бенгаль утлары һәм шәмнәре белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклагыз.

- шуны истә тотыгыз: пиротехниканы урамда гына кулланырга мөмкин, шул ук вакытта куллану буенча инструкцияне өйрәнергә һәм аны төгәл үтәргә кирәк. Балага пиротехник эшләнмәне ышанып тапшырырга ярамый!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Бәхетле Яңа еллар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International