Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 10.12.2019 ел, № 01-05/290-пр боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә агымдагы елның 16-30 декабрендә «Снегоход»профилактик операциясе уздырыла.
Операция гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә техник торышы, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Чаралар барышында Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәтләре хезмәткәрләренең уртак рейдлары үткәрелә.
Тикшерүләр үткәргәндә аерым игътибар бирелә:
- машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүе;
- машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәү;
- техник тикшерүне вакытында үткәрү;
- йөртүчедә AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу.
Ачыкланган бозулар буенча гаепле затларга карата гамәлдәге законнарда каралган чаралар кулланыла.
Теркәлү, еллык техник тикшерү уздыру, юлдан тыш моточаралар белән идарә итү хокукына таныклык бирү яки алмашу мәсьәләләре буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә::
ТР, Лениногорск шәһәре, Гончаров ур., 1 йорт, каб. 212, тел. 5-02-44