М.Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды.
Лениногорскилыларны әлеге истәлекле вакыйга белән Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады. Чарада шулай ук Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйзь Санатуллин, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Вера Маркелова, чакырылган кунаклар һәм битараф булмаган балалар катнашты.
2018 елда безнең шәһәр Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында Бөтенроссия конкурсында җиңде, һәм «100 меңгә кадәр кече шәһәрләр» номинациясендә грант отты. 2018 елда гражданнар җыены уздырылды, анда лениногорскилыларга паркны төзекләндерүнең яңа концепциясе тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта паркта күзәтү тәгәрмәчләрен төзү буенча эшләр алып барыла, алга таба яктырту буенча эш алып барылачак, җәяүлеләр өчен һәм чаңгы маршрутлары булдырылачак, шулай ук велопарковкалар, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, төрле артобъектлар җиһазландырылачак.
Аннан соң укучылар өчен «Сәламәтлек сәгате» оештырылды, анда яшь лениногорскилылар яңа тренажерларны сынап карадылар һәм «Батыр тиен» бау паркында булдылар.