Хөрмәтле Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре халкы!
Илнең төп дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлау кабул итегез!
Конституция дәүләтчелекне, гражданлыкны һәм демократияне чагылдыру булып тора. Илнең төп Законын кабул итү, милләтенә, чыгышына, диненә карамастан, һәр кешенең хокукларын, иреген һәм тигезлеген раслады.
Конституциядә салынган барлык нормаларны белү һәм төгәл үтәү-безнең бурыч. Шул очракта гына без ирекле илдә яшәячәкбез, ә һәрберебезнең хезмәте аның тотрыклы үсешенә һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә өлеш кертәчәк.
Кадерле лениногорскилылар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм! Сезгә чын күңелдән иртәгәсе көнгә ышаныч, бер-берегезгә яхшы мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, Россия, республика һәм туган район иминлеге хакына уңышлар телим!