«Көзге каникуллар» оператив – профилактик чарасы кысаларында Лениногорск шәһәре Балалар иҗат йорты белгече Хисамиева Л.А практик дәрес үткәрде.
Чара башында «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы начальнигы Зөлфия Рахманова балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерде.
«Көзге каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында Лениногорск районы Иске Шөгер мәдәният йортында авыл балалары белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Максат: балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү. Балаларның юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде.