Лениногорскиның "Юбилейный» паркында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Сәхнәдә «Халыкның бердәмлеге – илнең көче» дигән бәйрәм концерты булды, анда вокаль ансамбльләр һәм иҗат коллективлары, шәһәрнең милли диаспоралары вәкилләре катнашты.
Җыелучыларны район Башлыгы исеменнән Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Артур Мөхәммәтшин котлады. Ул лениногорскилыларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде.
Балалар өчен «Бердәмлектә безнең көч»дигән хәрәкәтле уеннар оештырылды.
Төрле акцияләр узды, волонтерлар буклетлар тараттылар.