“Лениногорск муниципаль районы” Башлыгы Рәгать Хөсәенов Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәре белән котлый!

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклар!

Сезне чын күңелемнән дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәмнәр республикабыз халкын - туган җирләрен яратучы, аның данлыклы тарихы, бай традицияләре һәм казанышлары белән горурланучыларны берләштерә.

Халыклар бердәмлеге көне - иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе, безнең тарихта ул истәлекле дата, ул ата-бабаларыбыз өчен горурлык һәм бердәмлек символына әверелде.

Илебез гражданлык җәмгыятен ныгыту, икътисади һәм социаль үсеш юлында ышанычлы рәвештә алга бара,  Ватаныбызның куәтен һәм бөеклеген арттыру өчен, күп гасырлык традицияләргә тугрылыкны һәм бердәмлекне саклап калу аеруча мөһим.

6 ноябрь - Татарстанның иң истәлекле даталарының берсе буларак, хәзерге заман тарихына кереп калды. Татарстан Республикасы Конституциясе заманча социаль-икътисадый үсешнең ныклы нигезен салды. Төп законыбызда каралганча, лениногорскилыларның тормыш дәрәҗәсе бүгенге көндә район үсешенең төп өстенлекләренең берсе булып тора. Гражданлык җәмгыяте формалашу кысаларында халыкның хокукый культурасы үсә. Конституциягә хөрмәт, аның нигезләмәләрен белү, үз хокукларыңнан файдалану лениногорскилыларның көндәлек тормышына керә.

Бу якты бәйрәм көннәрендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге телим! Алар сезгә яхшы кәеф бүләк итсен, илебез һәм Татарстанның чәчәк атуы хакына алга таба үсү өчен яңа көч бирсен!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International