Лениногорскилылар өчен һава торышы

2019 елның 2 ноябре, шимбә

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 3 ноябрьдә төнлә һәм көндез аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән бераз кар. Көндез явым-төшемсез. 

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -4..-7°, көндез максималь һава температурасы 0...-3°.

Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International