Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә беренчеләрдән булып Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов килде

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узады анда эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция тәкъдим ителде. Сәүдәдә шулай ук сәүдә һәм кече бизнес предприятиеләре катнашты.

Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов танышты. Аның белән бергә ярминкәгә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рашат Әхмәтов та килгән иде.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлары, шәхси хуҗалыклары шәһәр халкын киң ассортиментта һәм түбән бәяләр белән сөендерәләр. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителгән. Башка районнардан килгән кунаклар да бар иде ярминкәдә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре бик теләп йөри һәм зур социаль әһәмияткә ия.

Мәдәният сараеның иҗат коллективлары шәһәрлеләргә  мәдәни чара тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International