1нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады

2019 елның 1 ноябре, җомга

Ярышлар 31 октябрь көнне Ютазы районы Урыссу поселогында үтте.  Анда Татарстаннан, Башкортстаннан һәм РФнең башка субъектларыннан 300 дән артык спортчы катнашты.

Спортчылар төрле дистанцияләргә йөгерүдә ярыштылар. Ярышлар барышында җиңел атлетика бүлегенең 1 нче урта мәктәбе укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Богдан Картежников (2006)- 100м, Дмитрий Теребинов (2006) - 300 м. шулай ук Дмитрий 150 м. га йөгерүдә көмеш призер булды.

Призлы өченче урынны Камилла Мадишина (2006) -100м, Юлия Костюнина (2006)-150 м, Богдан Картежников (2006) -300 М. яулады.

 Элина Иксанова 300 метрга йөгерүдә 4 нче урынны алды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны «Регион поставка»ҖЧҖ Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

Укучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Хәзер спортчылар Казанда декабрь аенда узачак җиңел атлетика буенча ТР Беренчелегендә чыгыш ясарга әзерләнә. Спортчыларны әзерләүне тренерлар - Куцевая Л. А. һәм Задорожная м. п. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International