Татарстанлыларга Росреестрга электрон цифрлы имза белән расланган документлар керү турында хәбәр итәчәкләр

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 1 ноябреннән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында үзгәрешләренең берсе үз көченә керә.

Мондый чаралар хакимиятләрнең күчемсез милек базарының санлы өлкәсендә электрон имзалар кулланып кылынган мошенниклык фактларына җавап реакциясе булды.  Сүз күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) булган күчемсез милек турында бара, аның хуҗалары күчүне теркәү яки милек хокукын туктату өчен электрон имза белән расланган документларның килүе турында хәбәрнамә алачак.

"Яңалыкның өстенлеге шунда: милекче үзенә караган күчемсез милекне законсыз рәвештә үзләштерү омтылышларын үз вакытында ачыклый ала. Хәбәрнамәләр электрон почта адресына яки телефон аша җибәреләчәк, - дип билгеләп үтте Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина. Әлеге норма, ЕГРНда көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (УКЭП) белән имзаланган документлар нигезендә теркәү мөмкинлеге турындагы билге булу-булмауга карамастан, гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International