"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре, "Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте" хезмәткәрләре, 66нчы янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан күп балалы, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм өлкән гражданнарга бушлай автомат янгын турында хәбәр иткечләр урнаштыру буенча бердәм эшчәнлек дәвам итә. Әлеге эшнең максаты - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
"Исток-Башлангыч" белгечләре гражданнар белән урнаштыру вакытын билгели. ВДПО хезмәткәрләре хәбәр иткечләр урнаштыра, янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре янгын турында хәбәр иткечләр турында сөйләп аңлата.
Бердәм эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк.