4 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә "Юбилейный" паркында "Халык бердәмлеге – илнең көче» дигән бәйрәм концерты узачак. Балалар өчен «Бердәмлектә безнең көч»дигән хәрәкәтчән уеннар оештырылачак.
«Тасма Триколор», «СМС-балалар «Бердәмлек безнең йөрәкләрдә» дигән төрле акцияләр һәм «4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне» уңаеннан буклетлары таратылачак.
6 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә «Юбилейный» паркында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин Татарстан гражданины»бәйрәм концерты була. Лениногорскилылар «Татарстан Республикасының дәүләт символлары»викторинасында катнаша ала.
Ул көннәрдә бәйрәм мәйданында бәйрәм сәүдәсе, уен мәйданчыклары, төрле бәйрәм уеннары эшләячәк.
Барлык лениногорскилыларны чакырабыз!