Лениногорск балалар китапханәсендә әдәби кичә үтте

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

30 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 5б сыйныф укучылары өчен Виктор Астафьевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Астафьева строки каснутся души» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрделәр. Чараның максаты-балаларның язучы шәхесе һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү, әхлакый шәхес тәрбияләү, башкаларга карата ярдәмчел булу.

Китапханәче Виктор Астафьевның биографиясен сөйләде һәм күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү үткәрде. Виктор Петрович бик күп матур һәм кызыклы әсәрләр иҗат иткән, әмма аның иң якты һәм иң зур иҗат җимеше - "Соңгы баш ию»китабы. Ул тулысынча диярлек балачак хатирәләренә багышлана. Бу китапка повестьлар һәм хикәяләр циклы керә. 

Чара барышында әлеге китаптан өзекләр укылды. Аннан соң укылган буенча фикер алыштылар, соңыннан әсәр буенча викторина һәм кроссворд үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International