27 октябрьдә Казан шәһәрендә КУДО буенча балалар фестивале, беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Лениногорск спортчылары әлеге турнирда уңышлы чыгыш ясадылар һәм Кудо буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә һәм Чемпионатына сайлап алындылар.
Безнең спортчылар югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм осталыкны күрсәттеләр, көндәшләренә каршы тору мөмкинлеген калдырмадылар!
Кудо буенча балалар фестивале җиңүчеләре һәм призерлары:
Агата Санникова-1 урын
Данис Хөббатуллин -2 урын
Руслан Шәмсетдинов - 2 урын
Артем Гнатюк - 3 урын
Илдан Хәсәншин - 3 урын
Адел Сәлманов - 3 урын
КУДО буенча ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге җиңүчеләре һәм чемпионнары:
Александр Соснин -1 нче урын
Җамал Агамагомедов - 1 нче урын
Андрей Анисимов -3 нче урын
Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, спортта югары үрләргә ирешүләрен телибе !
Спортчылар Шаһапов Илгинар Наил улы җитәкчелегендә шөгыльләнә.