Бәйрәм көннәрендә чүпне чыгару гадәти режимда башкарылачак

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

«Өстәмә яллар республиканың көнчыгыш төбәгендә каты коммуналь калдыкларны чыгаруның гадәти графигын өзүгә сәбәп булмаячак», - дип хәбәр итте "ГРИНТА" ҖЧҖ генераль директоры (Көнчыгыш зонада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы) Светлана Ярлыченко. Бүген операторның җаваплылык зонасында - Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары.

Ул шулай ук 4 ноябрьдә (Халык бердәмлеге көнендә) һәм 6 ноябрьдә (Татарстан Республикасы Конституциясе Көнендә) «ГРИНТА» ҖЧҖнең үз эшен гадәти режимда башкарачагын да өстәде. Кайнар линия телефоны: 7 (967) 770 61 71 , сорау бирергә яки мәгълүматны ачыкларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International