Гражданнарның сорауларына җаваплар, алар өчен консультацияләр һәм ведомство компетенциясе кысаларында мәгълүмати-аңлату эшләре Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Бу юнәлештә иң соңгы масштаблы чараларның берсе - «кайнар линия» булды, аны Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестр идарәсе оештырды һәм үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Федераль кадастр палатасы консультацияләренең Бөтенроссия атнасы эгидасы астында узды. Төрле сорауларга 3,5 меңгә якын кеше җавап алды. Килешү алдыннан нинди документларны тикшерергә, фатирны ничек бүләк итәргә, коммуналь хуҗалыктагы бүлмә белән ничек дөрес эш итәргә һәм фатирны кадастр учетына ничек куярга кирәк. Кадастр палатасы экспертлары күчемсез милек өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап бирделәр.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.