25 октябрьдә Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлеге начальнигы зөлфия рахманова белән очрашу үтте.
15нче балалар бакчасына йөрүче балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, терминнарны кабатладылар, уенда катнаштылар. Зөлфия Мөдәррисовна балаларның машинада креслога беркетелгән килеш кенә йөрергә, җәяүле кичүендә олыларга тотынып кына чыгарга тиешлеген тагын бер кат искә төшерде.