ТР буенча Кадастр палатасы: ничек исәптән төшерергә һәм милек хокукын туктатырга?

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Юкка чыгарылган милек объектлары өчен милек салымы түләү салым түләүчеләрдә шактый сораулар тудыра. Бу турыда республика Кадастр палатасы экспертлары аңлатма бирде. 

Мондый очраклар шактый киң таралган. Объект өлешчә яисә тулысынча сүтелүгә карамастан, обүект хуҗасының аны карап тоту буенча бурычлары бар. Чөнки ЕГРН да күчемсез милек объекты һәм аңа карата хокук турында мәгълүмат бар. Салым хезмәте милеккә салымны әлеге мәгълүматлар буенча билгели. 

Хокук һәм күчемсез милек объектын кадастр исәбеннән алу өчен милекчегә яисә аның вәкиленә гариза белән МФЦга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кадастр инңенеры әзерләгән тикшерү объекты да кирәк булачак. Шуннан соң өч көн эчендә хокукны теркәү органнары документны тикшерә, уңай нәтиҗә булганда, мәгълүмат салым органнарына җибәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International