Лениногорскида “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясе узды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

“Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.  2019 елның 19нчы октябрендә безнең районныбызның 31 мәйданчыкта узды (30 мәктәпкә “Ихлас” мәчете дә кушылды).

Әлеге акциягә кушылучылар саны елдан-ел арта бара. Быел 1000 артык кеше катнаштылар. Диктантка укучылар гына түгел, әти-әниләр, олы яшьтәгеләр дә килде. Катнашучылар ике төркемгә бүленеп яздылар.  Ике төрле текст әзерләнгән иде: рус төркеме өчен Г. Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар" тексты, татар төркеме өчен Р. Миңнуллинның "Кулыма китап алам".

Диктантның  нәтиҗәсе  diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктант язучылар, шушы сайтка кереп, үзләренең кодлары аша билгеләрен белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International