17 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Үткәннәр сагындыра» дип аталган фольклор кичәсе узды.
Кичәдә җирле шагыйрьләр, шәһәрнең иҗади интеллигенциясе һәм китапханә укучылары катнашты. Алар шигырьләр укыдылар, татар халык җырларын җырладылар. Шулай ук татар халык уеннарында, «Бишле», «Сигезле» биюләрендә актив катнаштылар.
Яңа китаплар буенча күргәзмә дә әзерләнгән иде.