12-13 октябрьдә Оренбург шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россия Чемпионаты һәм беренчелеге үтте.
Татарстан данын анда 1нче спорт мәктәбен тәмамлаган Валерия Плаксина яклады (тренеры - М.П. Задорожная).
Валерия 3 чакрымга йөгереп, 18 яшькә кадәрге кызлар арасында көмеш призер булды. Хәзерге вакытта ул Казанда олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
Котлыйбыз! Уңышлар телибез!