Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бүген дүшәмбе көнне мэриядә гомумшәһәр планеркасында шәһәр һәм районның актуаль сораулары каралды. Анда предприятие-оешма, ремпублика министрлыкларының территориаль бүлекчәләре, хезмәт күрсәтү җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә Чик буе хезмәте ветераннарының регионара иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын тапшырудан башланды. Иҗтимагый эштә активлык күрсәтүләре, чик буе традицияләрен саклауга зур өлеш кертүләре өчен, Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов Рәхмәт хатларын Петр Гринь һәм Рамил Асадуллинга тапшырды.

Аннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Айбулат Юнысовның район территориясендәге оператив хәлләр, бер атна эчендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр турындагы докладын тыңладылар. 

Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында сөйләделәр.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләрнең игътибарын барлык объектларда да төзелеш-ремонт эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкаруга, объектларны файдалануга тапшыруга, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруга, гомумрайон шимбә өмәсе үткәрүгә һәм Яңа ел чараларына әзерлеккә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International