Мәшгульлек үзәге курсларга чакыра

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эшкә урнаштыру һәм квалификацияне үстерү максатыннан, эшсез гражданнарны бушлай курсларда укырга чакыра:

-Каравылчы 4 разряд (3 атна укырга)

- АЗС операторы (1,5 ай укырга)

- Стропальщик ( 1 ай укырга)

- КИПиА слесаре (1,5 ай укырга)

- УЗК дефектоскопист (1,5 ай укырга)

- Электр газ белән эретеп ябыштыручы (1,5 ай укырга)

Уку вакытында стипендия түләнә.

Тулырак мәгълүматны Лениногорск Мәшгульлек үзәгеннән белешә аласыз: Гагарин урамы, 51нче йорт, 8нче кабинет. Телефон: 5-59-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International