Лениногорск Мәдәният сараенда Театр елы дәвамында төрле чаралар үткәрелде

2019 елның 18 октябре, җомга

Лениногорск Мәдәният сараенда Театр елы дәвамында чаралар циклы узды. Соңыннан Мәдәният сарае сәхнәсендә тамашачыларга «Дулаган атка – корыч йөгән»спектакле тәкъдим ителде.

Спектакльнең режиссеры һәм баш рольне башкаручы-Мәдинә Гәрәй кызы Сафиуллина-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Флера Тәхаува, Салих Хәмәтҗанов, Рафис Сөләйманов, Лена Хәмәтҗанова үз рольләрен чын күңелдән һәм югары профессиональлек белән башкардылар.

Спектакльдә музыкаль бизәлеш, тавыш режиссеры-ТРның атказанган укытучысы Гүзәл Вәлиуллова.

Спектакльнең авторы – драматург, талантлы режиссер, искиткеч артист Наил Нуретдинов, «Россиянең иң яхшы кешеләре»китабына кертелгән. Залда, һәрвакыттагыча, аншлаг. Сәхнәдә – дуслык, мәхәббәт, ул һәм әнинең катлаулы мөнәсәбәтләре, әле күңелле, әле моңсу  сатирик комедия. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International