Инклюзив практикалар фестивале

2019 елның 18 октябре, җомга

Бүген сәламәтлекләре чикле балалы гаилә тәрбия, балаларга белем бирү, аларны социальләштерү процессында бик күп авырлыклар кичерә. Социаль инклюзия темасы елдан - ел актуальләшә бара. Инклюзив җәмгыять нинди булырга тиеш? Бу һәм башка сораулар безнең алда көн саен килеп тора һәм үз чишелешләрен көтә.   

2016 елдан бирле безнең мәктәп инклюзив белем бирү буенча база мәйданчыгы булып тора. 2019 елның 16 октябрендә башлангыч сыйныф укытучысы Хәертдинова Халисә Гасыйм кызы «Инклюзив практикалар фестивале»республика конкурсында катнашты һәм лауреат булды. Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары үзләренең бәясез тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Фестиваль чараларында Казан, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Балтач, Апас, Кукмара районнарыннан 15 проект катнашты. 2 нче урта мәктәп әлеге фестивальнең җиңүчесе булды һәм Президент грантлары фондының «Инклюзив практикалар республика фестивале җиңүчесе» сыны белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International