Көзге волонтерлар сменасы булачак

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

2019 елның 13 сентябрендә «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» АКБО «Татарстан яшьләре» ТР Иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан доброволецы-2019» республика конкурсына старт бирде.

Конкурс кысаларында 2019 елның 19-23 октябрендә көзге ирекле (волонтерлык) смена (алга таба – Смена) үткәрелә, анда конкурсның турыдан-туры этабы узачак.

Сменаны уздыруның максаты-Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) культурасын формалаштыру һәм үстерү, халыкның социаль әһәмиятле ирекле (волонтерлык) эшчәнлеген уңышлы гамәлгә ашыруда катнашуын стимуллаштыру, шулай ук ирекле (волонтерлык) эшчәнлеген популярлаштыру, ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен, ирекле (волонтерлык) эшчәнлеген оештыруның заманча формаларын ачыклау, тарату һәм аларга ярдәм итү.

Сменаны үткәрү адресы: Лаеш районы, Петровский бистәсе, Матюшино урманчылыгы, 11 нче квартал («Регина»кунакханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International