Ялтау авылында бер йортка ут кабуы турында хәбәр янгын сүндерү бүлегенә узган шимбә көнне кичке якта килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән хәбәр буенча килеп җиткән, янгын торак йортта чыккан булган.
Йорт шактый зыян күргән, ут хуҗалар яисә башка кеше сәламәтлегенә зыян салмаган. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча агымдагы елда янгыннар саны арта төшкән. Ел башыннан алып апрель аена кадәр Лениногорск муниципаль районы территориясендә инде 16 янгын теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 янгынга күбрәк.
Халык белән профилактик эш алып барылуга карамастан, шәхси торак йортларда, дача йортларында, сарайларда янгын чыгу очраклары сирәк түгел. Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге шәхси торакларда янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электрүткәргечләрнең авария хәлендәге эш режимы (кыска ялгану), ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту һәм башкалар), мич, газ һәм электр җиһазларын дөрес файдаланмау булуын искәртә. Шәхси биләмәләрдә кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган иң куркыныч янгыннар күзәтелә.
Үз йортлары, яисә дачалары булган хуҗаларга, үз милекләрендәге территорияне, торак һәм хуҗалык өчен кирәкле бинаны янгын чыгудан саклау һәм электрүткәргечләрне төзек хәлдә тоту буенча билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:
– участоклар территориясе янучан калдыклардан, чүп-чардан, савытлардан, коры үләннән, коелган яфраклардан вакытында чистартылырга тиеш, аларны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда контейнерларга яки әрҗәләргә җыярга, аннары чүплеккә чыгарып түгәргә кирәк;
– янгын сүндерү өчен файдаланыла торган юллар, подъездлар, йортларга һәм су чыганакларына керү юллары һәрвакыт ачык булырга тиеш;
– электр челтәрләрен һәм электр приборларын эксплуатацияләгәндә изоляциясе зарарланган электрүткәргечләр һәм шнурлар, кулдан ясалган җылыту электр приборлары, электр челтәрләрен саклау өчен кулдан ясалган саклагычлар (тимер чыбык, кадак боргычлау.) куллану тыела;
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, янгын яки аның билгеләре күренгән очракта «101» яки «112 телефоннарына шалтыратып хәбәр бирегез.